Балтачлыларны Гүзәл Уразова концертка чакыра

3 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген район мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Халык артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова  яңа концерт программасы белән чыгыш ясый.

“ Рәхмәт дисәк аз булыр! Без сезне яратабыз.   Иртәгә Балтач һәм аннары Ижевск, Пермь, Екатеринбург, Чиләбе, Төмән, Сургут, Нижневартовск   һәм башка шәһәрләрдә Яңа елга кадәр концертларыбызда көтеп калабыз “,--дип язган Гүзәл Уразова кичә   Борайда чыгыш ясаганнан соң Инстаграмдагы үзенең битендә.

Гүзәл Уразова   татар җырын оста башкарганы өчен  күп тапкырлар “Алтын Барс” премиясе иясе.