Балтач район үзәк дәваханәсе үз эмблемсын булдырды

3 Октябрь, 2019 - 12:00

Балтач район үзәк дәваханәсенең хәзер үз эмблемасы бар.

РФ законнары нигезендә һәр оешманың фирма атамасы булырга тиеш. Ул аны башка  оешмалар арасында  идентификацияләү өчен кирәк. Район  үзәк дәваханәсе үз эмблемасын да булдырды .

Анда күгәрчен һәм  лотос  тоткан кул сурәтен күрергә мөмкин. Ак күгәрчен-ул тынычлык һәм чисталык символы, лотос сәламәтлекне, тормышны, игелеклелекне, зирәклекне, кызгануны, фикерләр чисталыгын символлаштыра.

Чыганак.