«Балтач таңнары» репостлар конкурсы җиңүчесен билгеләде

“Балтач таңнары”ның репостлар конкурсында Фәйрүзә Карамова җиңде.

“Балтач таңнары”  гәзите редакциясе  ВКонтакте социаль челтәрендәге үзенең  паблигында  25 сентябрь көнне  репостлар конкурсы игълан иткән иде.

Конкурс шарты буенча призга дәгъва итүчеләр безнең постны үзенең битендә репост ясарга тиеш һәм бу турыда язманы  конкурс тәмамланганчы анда тотарга тиеш.  Конкурста барлыгы 98 төркемдәшебез катнашты. Алар барысы да конкурс шартларын үтәделәр.  Ә җиңүче берәү генә.

Без аны   “Конкурузилла”  кушымтасы буенча, ягъни очраклы саннарны сайлап алу генераторы ярдәмендә  билгеләдек. Дөресрәге, җиңүчене компьютер сайлап алды. Һәм бу дөрес тә. Чөнки компьютерның кеше арасында дусты да, туганы да юк.

Безнең конкурста Фәйрүзә Карамова җиңде. Конкурсантыбыз бу бәйгедә 1октябрь көнне 62нче булып репост ясаган.  Бәхет елмайгач, ул җиңүче дә булып куйды.  Аны чын күңелдән котлыйбыз.  Киләчәктә дә “Балтач таңнары” белән бергә калуын һәм арытабан оештырылган конкурсларда да катнашуын һәм ,әлбәттә, сәламәтлек, тормышы гел куанычлардан гына торуын телибез.

Җиңүчегә приз бүген, 4 октябрь  көнне район мәдәният сараенда 17:30 сәгатьтә узачак чарада тапшырылачак.