Балтачлылар “Яшел Башкортстан”га кушыла

Балтачлылар “Яшел Башкортстан”  акциясе көнендә “Дуслык”  аллеясен яшелләндерәчәк.

5 октябрьдә Башкортстанда "Яшел Башкортстан " агач һәм куаклар утырту акциясе планлаштырылган. Анда балтачлылар да катнашачак. Бу көнне Иске Балтач авылының төзелә торган "Дуслык" аллеясы буйлап  кызыл миләш һәм нарат үсентеләре утырту планлаштырыла.

Теләгән һәркем акциядә катнаша һәм үз агачын утырта ала. Чара 9.00 сәгатьтә Россельхозбанк  офисы янында башлана. Музыка, чәй белән камыр ашлары   акциядә катнашучыларга  бәйрәм  кәефе өстәячәк.

Фото архивтан.

Мәгълүмат Социаль челтәрдән алынды.