Балтач волейболчылары Яңавылда призлы урын яулаган

Балтач волейболчылары Яңавылда узган ачык турнирда  өченче урынга лаек булган.

Узган атна ахырында  Яңавыл  шәһәрендә 2005-2006  һәм 2007-2008 елларда туган  малайлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды.

Анда Яңаваыл, Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Борай,  Балтач районнарыннан,  Татарстан Республикасы Актаныш районыннан  барлыгы  9 команда катнашты.

Спортчыларның ике яшь төркемендә дә  тренер А.  Садыков һәм Л.  Әхкәмова. тәрбияләнүчеләре 3 урын алган.

Призлы урынга лаек булган балтачлылар командалары    Яңавыл шәһәре  һәм район Хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге грамоталары белен булеклнгән. Уңышлы уен күрсәтеп җиңү яулаган волейболчы малайларны тәбрик итәбез, дип язганнар социаль челтәрдә.