Иске Балтачтан укытучы Фәридә Шәртдинова бала күңелен күтәрүгә бер сүз җитә дигән фикердә

3 Октябрь, 2019 - 18:00

Иске Балтач 1нче санлы  урта мәктәбе укытучысы Фәридә Шәртдинова гаиләсе, яраткан эше, кызыксынучан укучылары белән бәхетле

Һәр кешенең дөньяга карашы мәктәп елларында салына. Белем алганда беренче алымнар, тәүге уңышлар күтәренке кәеф өстәсә, уңышсызлыклар канатны каеруы ихтимал. Бала күңелен күтәрергә бер җылы сүз җитә. Ә Фәридә Шәртдинова язмышында укытучының куәтләү сүзе һөнәр сайларга этәргеч биргән...

Дүртенче сыйныфка килгәндә уртача укыган кызны рус теле укытучысы Рәинә Мазһарова тактага чыгара. Биргән җавапларын тыңлагач ул кызны сөендереп, ихлас сокланып мактый. Үз көченә ышанып бетмәгән кызга бу рухи куәт бирә. Бу көннән соң тырышып укыган Фәридәнең уңышлары тик уңайдан була. Анастасия Терёхина, Фәтхирахман Шәрипов һәм башка мөгаллимнәр кебек үз эше остасы булырга хыяллана.

Очын-очка ялгап көн иткән гаиләдә өч кыз үз юлларын тизрәк табарга тырыша. Өч-дүрт эштә көч салган әниләре Фәрдүнә Шәйхулла кызының уң кулыдай булышалар. Ике кибеттә идән юып, кичләрен оешмада сакта торган әниләре янында кунарга барып йөриләр. Сезонлы асфальт салу эшләрендә дә өлгерә. Әтиләре Мәснәви Насретдин улы ташчы булып көч сала. Ата-ана кызларына югары белем бирергә тырыша. Өлкәннәре Венера инженер-технолог, кечеләре Фидәлия математика укытучысы булып эшлиләр. Ә Фәридә өчен хыялын чынбарлык итү юллары урау була. Абитуриент кыз БДУга имтиханнарын биреп бетми. Авыл баласы һәр имтихан тик бишле булса гына өмет бар, дип уйлап кайтып китә. Төшенкелеккә бирелергә мөмкинлек булмый . Үзен Кизгәнбаш авылына математика укытырга җибәрәләр. Яз ахырында Мәскәүгә, апасы янына барып эшкә урнаша. Әмма район үзәге мәктәбендә ана теле укымаган бала татарча хатлар яза башлый. Сагынуыннан туган якка кайтырга карар итә. Укып чыккан мәктәбенә лаборант- делопроизводитель булып эшкә урнаша. Бу вазифада аңа директорлар Фәнәви Әмирҗанов, Фәрит Галиев, Флорида Аскарова, Яхъя Мөнировлар белән эшләргә туры килә. Яшь белгеч Илдус Шәртдинов белән гаилә учагын кабызалар. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтында башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштерә. Бераздан тарих юнәлешен сайлап, шул уку йортында квалификациясен үзгәртә. Кече чактан үзе яраткан фәне буенча укучыларга тирән белем бирергә тырыша. Башкарган эшенә җаваплы карашта булып, аны ахырына кадәр чыгаруны максат итеп куя мөгаллимә. Нәтиҗә дә озак көттерми. Укучылары район, республика күләмендәге олимпиадаларында катнашып җиңү яулый, эзләнү эшләр конкурсларында билгеләнә. Үткән уку елында 11нче сыйныф укучысы Ростислав Ахмадишин республика олимпиадасында призлы урынны яулый. Егет Казан дәүләт университетының политология факультетына укырга кергән. Һөнәр нигезе тарихка барып тоташа. Фәридә Мәснәви кызы бихисап укучылары өчен үзе остаз хәзер. Студентлар Гөлназ Шәрәфиева, Гүзәл Исхакова, Лиана Шәмсетдиновалар тарихны тирәнтен өйрәнү белән мәшгуль.

Шәртдиновлар гаиләсендә дә өч кыз тормышта үз урынын тапкан. Гөлнур икътисадчы, ә Ләйсән белән Алсу шәфкать туташы һөнәрен үз иткәннәр. Ике өлкән кызлары гаиләле. Аларның дүрт уллары һәм Риана кызы өчен Фәридә Мәснәви кызы кадерле зур әни.

Туган авылында ышанычлы тормыш иптәше белән яшәү турында ерак башкалага киткәч хыялланган ул.   Бу бүген чынбарлык. Яраткан эше, кызыксынучан укучылары булуы шул бәхетен тулы итә.

Рима ВӘЛИЕВА.