Иске Балтачтан укытучы Илфат Хәйдәровның hөнәр асылы— матурлык булдыру

3 Октябрь, 2019 - 18:00

Балтач балалар иҗат үзәге мөгаллиме Илфат Xәйдәров үзенең белеме, сәләте белән укучыларны агач эше серләренә өйрәтә.

Төрле эшкә өйрәнергә мөмкин. Ә рәссам булу өчен бу сәләт табигатьтән бирелергә тиеш. Бу өлкәдә тик сәләтне үстергәннәр генә уңай нәтиҗәгә ирешә. Рәссам, агачтны уеп эшләмәләр ясаучы, кул остасы булу өчен илһамлы иҗат кирәк. Эзләнү юлында булган укытучы үз артыннан түгәрәктә шөгыльләнүчеләрне дә әйди ала.

Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Илфат Xәйдәров мәктәптә укыганда ук рәсем төшерергә ярата. Үзе бер эштән дә курыкмый. Ата-анасын бала гомумән үзенә үрнәк итеп алып өйрәнгән.   Әнисе Сәлимә Таҗетдин кызы бухгалтер, әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры Фатыйх Мирхәйдәр улы "Агыйдел" берләшмәсендә көч сала. Укучы чагында Илфат каникул вакытында да кул кушырып ятучылардан түгел. Кирпеч заводында, ИПС фермасында тартма ясап, киртә буяп кулакча эшләп ала. Гаиләдә өлкәннәре төгәл фәннәрне үз итә. Апалары Илүсә БДУның математика факультетын, ә абыйсы Нәфис физика факультетын тәмамлап укучыларга фән нечкәлекләрен өйрәтәләр. Илфат та үзенең күңеленә хуш килгән өлкәдә киләчәктә камилләшергә исәп тота. Мәктәпне тәмамлагач ил чиге сагында хәрби хезмәттә була. Ерак Төркмәнстанда үткән ул елларны әле дә тормыш мәктәбе итеп искә ала. Уфа педагогия училищесын тәмамлаган черчение, рәсем дәресләре укытучысы туган авылы Иске Балтачка кайта. Пионерлар йортына эшкә урнашырга килгән белгечкә эш башлар алдыннан җаваплы задание бирәләр. Пионер антын төн эчендә Илфат чүпрәккә траферетлар ясап язып, рамкага беркетеп алып килә. Җитәкче Әлфия Зекрина эшен күрү белән егеткә:" Булдыргансың. Син бүгеннән безнең кеше хәзер,"—дип риза-бәхиллеген әйтә. Баштарак шөгыльләнергә урын булмаганлыктан, кичләрен мәктәп коридорында түгәрәк эшен алып барырга туры килә. Рәсемдә камилләшергә теләк белдерүчеләр күплеге уңай бәһалана. Дәрестән соң балалар белән шаярып, төрле уеннар уйнап күңелләренә кереп, уртак тел таба. Соңрак җитәкчелек махсус бүлмә хәстәрләгәч, кәефләре күтәрелеп китә белгечнең. Гомумән укучылар белән уртак максатка ирешүне, алар белән эшләүне ярата Илфат Фатыйх улы. Рәсем дәресләреннән тыш балаларга агачны уеп төрле әйберләр эшләргә өйрәтә. Иҗат эше кечкенәләрне һәрчак камилләшергә, эзләнергә әйди. Балтачлыларның эшләре төрле конкурсларда югары билгеләнүе тынгысызлыкның бер күрсәткечедер. Балалар иҗат үзәгенең "Сувенир" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр кулланма-декоратив иҗаты "Дөнья халыклары" бөтенрусия конкурсында, "Яшел планета"халыкара экология форумында, "Бөек Ватан сугышы балалар күзе белән" халыкара балалар рәсеме конкурсында югары билгеләнә. "Беренче май. Эшчеләр. Профсоюзлар", "Туган як палитрасы" балалар рәсеме һәм плакаты республика конкурсындауңай бәһа ала. "Арт-старт" проектлары арасында "Традицияләрне саклау", "Тик батырларга гына ут буйсына" номинациясендә укучылары җиңү яулыйлар. Шулай ук Xәйдәров җитәкчелегендәге түгәрәктә шөгыльләнүчеләр укучылары район конкурсларында дипломнар, мактау грамоталары, катнашу өчен Рәхмәт хатлары белән даими бәһаланып килә. Укучылар белән төркемләп, шәхсән шөгыльләнү яхшы нәтиҗә китерә. Район күләмендә үткән үрнәкле дәресләр, күргәзмәләрдә, тематик мәдәни-ял чараларында аның укучылары актив җәлеп ителә. "Сувенир" тәгәрәгенә "Үрнәкле балалар коллективы" дигән исем бирелүе очраклы түгел.

Тормыш иптәше Алия Гатуф кызы белән ике кызларын тәрбияләп үстерәләр. Өлкәннәре Айгөл Пермьдә, университетта белем ала. Ул — булачак фармацевт. Кечеләре Алсу — 9нчы сыйныфны тәмамлаган. Аларның тормышка карашлары әти-әниләре үрнәгендә формалашкан. Илфат Xәйдәровның тырышлыгы "Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы" күкрәк билгесе белән бәһаланган. Мактау грамоталары да бихисап. Әңгәмәдәшем: "Иң югары мәртәбә, минемчә, ул күптән үсеп үз тормыш юлларыннан барган укучыларымның миңа сәлам биреп, өйрәткәннәр тормышта бик кирәк булуын билгеләүләрендә "— дип фикере белән уртаклашты. Аның фикере белән тулысынча килешәм.

Рима ВӘЛИЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.