Балтачта кызлар һәм малайлар мини-футбол ярышларына җыелды

3 Октябрь, 2019 - 15:01

Иске Балтачта  мәктәп укучылары арасында узган мини-футбол ярышларында беренчелекне район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбе командасы яулады.

2 октябрь көнне  Балтач районы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында XXII мәктәп укучылары Спартакиадасы зачетына мини-футбол буенча район ярышлары узды.

Кызлар һәм малайлар командалары арасында узган ярышлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Иске Балтачның икенче һәм беренче санлы урта мәктәпләре һәм Иске Уразай мини-футболчылары яулады.  Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә җиңүчеләр Борайда   финал ярышларында чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телибез, дип язалар социаль челтәрдә!