Балтач балалар иҗаты үзәге укучылары полиция бүлекчәсендә экскурсиядә булган

3 Октябрь, 2019 - 12:00

Балтач балалар иҗаты үзәге укучылары Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында   район эчке эшләр бүлекчәсендә   эскурсиядә булдылар.

Районның хокук саклау органнары тарихы, полиция тормышы һәм полиция нинди функцияләр башкаруы турында укучыларны эчке хезмәт майоры Мостафина Фәнзия Мостафина   таныштырды.

Балалар бронежилетлар, саклагыч шлемнар киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар, Макаров пистолеты макетын  үз кулларында тотып карадылар. Малайлар да, кызлар да полиция амунициясе белән якыннан таныштылар.

Укучыларда этләр белән күнегүләр аеруча тәэсир калдырды. Укучылар кинология хезмәте хезмәткәрләре башкара торган бурычлар белән таныштылар.

Балаларның сүзләренә караганда, полиция бүлегендә булып, алар хокук саклау органнары эше турында бик күп яңалыклар белделәр. Экскурсия ахырында укучылар полиция хезмәткәрләре белән бергә фотога төштеләр, дип язалар Инстаграмда.