Балтачның мода яратучы апалары сынау тотты

2 Октябрь, 2019 - 18:00

Апаларыбыз кунак сыйлау, ризык әзерләү белән беррәтән, матурлыкка да гашыйк булуларын күрсәтте. „Агач күрке— яфрак, кеше күрке — чүпрәк”, дигәндәй,  апалар мода күрсәтүдә дә гади итеп әйткәндә  „мах бирмәде”.  Түбән карышлылар үзләре бәйләнгән кофта, башлык, юбкаларны киеп тамашачы алдына чыкса,  Иске Балтачның апалары кара күлмәкнең hәр гүзәл затның гардеробында булырга тиешлегенә басым ясады, кызыл төснең  кара белән килешле булуын күрсәтте. Түбән сикиязлылар исә кара белән аклы күлмәкнең, көнтүгешлеләр озын яшел бәрхет күлмәкнең мөселман хатын-кызларына килешле булын исбатлады. Нөркәлеләр исә киң кырыйлы шляпалар киеп залдан горур үтте