Балтач апалары бар яклап та булганнар, уңганнар, дәртлеләр

2 Октябрь, 2019 - 18:00

Бәйгедә катнашкан апаларның күбесен без сәхнә түрендә күрергә күнеккәнбез. Алар барысы да диярлек актив тормыш позициясе белән яшәүче шәхесләр. Шунлыктан „Сәхнә йолдызлары” дигән бирем беркемне дә аптыратмады. Түбән Карыштан Рәвилә Латыйпова, Иске Балтачтан Альбина Гыйләҗевалар укыган шигырьләр күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Түбән Сикияздан Рәмилә Сәитованың җыры тамашачының күңеленә хуш килде. Көнтүгешлеләр балан бүкәнләү йоласын сәхнәләштерделәр, җырлы-моңлы, биюле тамашаны күпләр яратып, алкышларга күмде. Нөркә авылының „Сәйлән” төркеме „Сиңа” җырын башкарды. Чара барышында район мәдәнияте сарае хезмәткәрләре Гөлназ Шәрифуллина, Руслан Халиков, Дамир Хәмәтовларның моңлы җырлары, Илмир Фаридонов, Гөлназ Галләмоваларның шаян биюләрен күреп тамашачы ихлас алкышлады.

Җиңүчеләрне билгеләү жюри әгúзаларына җиңел бирелмәде. Чөнки hәр команда ныклы әзерлек белән бәйгегә килгән иде. Аларның чыгышы берсе дә икенчесенә охшамаган, hәммәсе дә үзенчәлекле, кабатланмас. Шуңа бәйле hәр команда төрле номинацияләрдә җиңүче буларак билгеләнде. Чыгыш ясаган апаларның тормыштан ямь табып яшәүләре тамашачыга да позитив энергия тупларга ярдәм итте.