Балтачлылар Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциядә катнашкан

Уфада узган  «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүдә урта медицина белемле белгечләрнең роле» Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә Балтач үзәк район больницасы хезмәткәрләре дә катнашкан.

«Башкортстан» дәүләт концерт залында  узган чарада  конференциядә катнашучыларны Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Максим Васильевич Забелин сәламләгән,   шулай ук Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров мөрәҗәгатен  җиткергән..

Эш барышында докладлар тыңланган.   Киңәшмә эшендә Байкал аръягы крае, Ырынбур, Кемерово, Белгород, Ленинград өлкәләреннән  килгән сәламәтлек саклау системасы вәкилләре дә катнашкан. Үз чыгышларында алар үз өлкәләрендәге ФАП фельдшерының эшен оештырылуы турында сөйләгәннәр, , аларның эшендә нинди уңай һәм кире якларны билгеләгәннәр.

“Без коллективыбызда уртаклаша алырлык күп мәгълүмат алдык. Чыгышларның тематикасы бик актуаль идее”—дип язганнар конференциядә катнашкан балтачлыларсоциаль челтәрдә.