Балтачта картаюны белмәс апалар ярышты

Кичә район мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан күркәм чара үтте.

Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда җыр-моңга, җор сүзгә, биюгә, аш-су әзерләүгә, гомумән, тормышка гашыйк апалар катнашлыгында күркәм чара үтте. „Ягез әле, кызлар!” бәйгесендә 5 командага тупланган апалар төрле яклап сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте.

Шушы чара мине мәктәп елларына алып кайтты кебек. Берничә еллар элек мондый бәйгене Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрү гадәти иде. Конкурс шартлары буенча апалар гүзәл затларга тәгаенләнгән эшләрне башкарырга, аларга хас сыйфатларны, эчке матурлыкларын күрсәтергә тиеш иде. Балалар үстереп, инде оныклар сөю бәхетенә ирешкән апалар тормышта бу эшләрне меңләгән тапкыр башкарса да, аларның оптимистик рухта булып, эшне яратып башкаруы сокландырды. Алар дөнья мәшәкатьләреннән өстен булып кала белгәннәр. Күңел көрлеген югалтмаганнар. Ћәммәсе уникаль шәхес, гүзәл хатын-кыз булып кала белгән.Барына шөкер итеп, бер-береңне саклап, яклап яшәргә кирәклеген, кешегә гомер бер генә бирелгәнлеген алар күптән төшенгән инде.

Түбән Карыш авылыннан „Картаймаслар” командасы (капитаны Рәвия Латыйпова), Иске Балтачтан „Яшь йөрәкләр” командасы ( капитаны Асия Әхмәтшина), Түбән Сикияздан „Ахирәтләр” командасы, (капитаны Гөлфирә Җиhангирова), Көнтүгештән „Әманәт” командасы (капитаны Асия Мостафина), Нөркәдән „Сәйлән” командасы (капитаны Светлана Хафизова) чыгыш ясады, төрле биремнәрне үтәде. Әйдәүче көярмәннәр —Дамир Хәмәтов, Фәнис Шәймөхәмәтов, Руслан Халиков, Илмир Фәридонов, Вәсил Газизовлар үзләренең командасы өчен җан атты, аларны җиңүгә дәртләндерде.