Балтач кызлары җыр сүзле,тапкырлар, өлгерләр

Иске Балтачта Өлкәннәр көне уңаеннан үткән „Ягез әле, кызлар!” бәйгесе оптимистик рухтагы балтачлыларны берләштерде.

Беренче бирем буенча командалар үзләре белән таныштырды. Пионер, комсомол чорларында сыман команда исемен, девизын hәм җырын башкару бурычы куелды. Барысы да биремне таләпләргә җавап бирерлек итеп үтәде. Сайланган җырларның барысы да тормышны яратырга, hәр сәгатьнең, минутның, секундның кадерен белергә өндәде.

Танышу мизгелләреннән соң бәйрәм уңаеннан бирегә җыелган олы буын вәкилләрен район Хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Альбирт Хәмитов котлады.

—Сез бер яктан авыр, икенче яктан мактаулы тормыш юлын үткәнсез. Сабырлыгыгыз, акылыгыз белән яшьләргә үрнәксез. Озак еллар сәламәт булып, балалар, оныклар игътибарын тоеп, яшәргә язсын, —диде ул.