Балтачлылар һәвәскәр театрлары фестиваль-марафоны эстафетасын кабул итте

2 Октябрь, 2019 - 12:00

Кичә, 1 октябрь көнне Борайда һәвәскәр театрларның республика  фестиваль-марафоны эстафетасын балтачлыларга тапшыру тантанасы үтте.

Һәвәскәр театрларның республика  фестиваль-марафоны эстафетасын Борай районы үзешчән сәнгать осталары балтачлыларга тапшырды.

Фестиваль  штандартын тапшыру тантанасы  Борайның Р. Галиева исемендәге   мәдәният йортында узды.

Штандартны тапшырганнан соң, Балтач һәвәскәрләре   Борай тамашачысына  Әнгам Атнабаев пьесасы буенча куелган «Балакайларым» спектаклен тәкъдим итте.

Борай   халкында  артистлар уены шулкадәр соклану хисләре уятты.   Зал аягүрә басып алкышлады, дип яза лга".