Балтач районында "Тагылма" операциясе йомгаклары билгеләнде

Балтач районында «Тагылма» операциясе барышында   авыл җирлекләрендә  барлыгы 10 рейд үткәрелгән. Төрле хокук бозулар өчен 6 кеше җаваплылыкка тарттырылган.

Башкортстан Республикасы үзйөрешле машиналар һем аларның тагылмаларын файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү максатында,  Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 2019 елның 3 сентябрьдәге 244 санлы боерыгы нигезендә, агымдагы елнып 16 сентябреннен 27 сентябренә кадәр Башкортстан Республикасы территориясендә «Тагылма» шартлы исеме астында  профилактик ункөнлек үтте.

БР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча инспекциясе тарафыннан үзйөрешле машиналарның һәм   аларның тагылмаларының техник торышын,  авыл җирлекләрендә файдаланылган тагылмаларга техник карау  үткәрү  нәтиҗәләре түбән булган авыл җирлекләрендә   тикшерүләр оештырылды, теркәлмәгән үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны ачыклау, аларны эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча эш алып барылды. Нәтиҗәлелекне  тәэмин итү максатларында Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ЮХИДИ инспекторлары, урман күзәтчелеге белгечләре белән уртак рейдлар оештырылды.

«Тагылма» операциясе барышында Шәвьяды, Штәнде, Югары Янактай, Көндәшле, Ялангач, Иске Янбай, Нөркә, Иске Балтач, Түбән Сикияз авыл җирлекләре территорияләрендә  барлыгы 10 рейд үткәрелде, күзәтчелектә исәптә торган 46 берәмлек   техника, шул исәптән 37 берәмлек үзйөрешле машина һәм 9 берәмлек тагылма тикшерелде. Төрле хокук бозулар өчен 6 кеше (4 физик зат, 1 тракторчы һәм 1 вазифалы берәмлек), шул исәптән  тагылманы ОСАГО иминият полиссыз  файдаланган өчен– 2 кеше, техник карау  үткәрми т орып юлга чыккан өчен– 1 кеше, төзек булмаган  тракторга утырып чыккан  өчен – 1 кеше, тракторчы-машинист таныклыгы булмый торып  тракторчыны эшкә чыгарган  өчен   бер кеше административ җаваплылыкка тарттырылды.

Исегезгә төшерәбез, булган техника Дәүләт техник күзәтчелеге органнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлергә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау  таләпләренә җавап бирерлек стандартларга җиткерелеп,  ел саен техник карау узарга тиеш.