Иске Балтач үсмерләре бәйрәм алдыннан ветеран гаиләсендә кунакта булдылар

30 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачның “Романтик” үсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр Рәйнә һәм Әхнәф Мазһаровларны Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан  бәйрәм белән котлады.

Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан Иске Балтачның “Романтик” үсмерләр клубының “БАРС” хәрби-ватанпәрвәрләр клубында   һәм “Сакчы” отрядында тәрбияләнүчеләр  Яшь гвардия активистлары белән берлектә хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы Ветераннары Рәйнә һәм Әхнәф Мазһаровларны бәйрәм белән котлады.

–Сезнең тормыш тәҗрибәсе яшь буынга һәм җәмгыятебезгә үрнәк. Гомерегезнең күп өлешен балалар тәрбияләүгә багышлап, лаеклы ялда булуыгызна карамастан,  авылы тормышында әле    актив катнашып киләсез,  кыйммәтле киңәшләрегез белән безгә булышып  торасыз,  –дигән рәхмәт сүзләре белән ветераннарга бүләк, кхчтәнәчләр тапшырдылар