Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясендә “Дуслык” аллеясенә 250 төп миләш агачы утыртачаклар

30 Сентябрь, 2019 - 18:00

5 октябрь көнне Башкортстанда, шул исәптән, Балтач районында матур чара —“Яшел Башкортстан” акциясе үтәчәк#ЗеленаяБашкирия

Бу көнне район оешмалары, предприятие, учреждениеләрехезмәткәрләре төрле агач үсентеләре утыртуны оештырачак.

—Район үзәге Иске Балтач авылында бу көнне яңа булдырылган “Дуслык” аллесяе яшелләндереләчәк. Биредә оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре 250 төп кызыл миләш үсентесе утыртачак, — ди район Хакимияте башлыгының төзелеш, иктисад, яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин.

Акциядә катнашучыларны агач үсентеләре белән урманчылар тәэмин итәчәк. Балтачта әлеге чара күп халык катнашлыгында үтәчәк.

—Яшел Башкортстан «акциясе агач утырту гына түгел, мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү максатын куя. Шуңа күрә аның мәгънәсен һәм бурычларын, шулай ук мәйданчыкларның адресларын халыкка җиткерү мөһим, – диде Радий Хәбиров республика хөкүмәтендә үткән опеартив киңәшмәдә.

Фото Интернет челтәреннән