“Гөрләп ата “Балтач таңнары”

30 Сентябрь, 2019 - 18:00

Төркемдәшләребезгә хәбәр ителүенчә, 4 октябь көнне, 17.30 сәгатьтә, район мәдәният сараенда “Абунәче көне” үтәчәк. Бу көнне “Балтач таңнары” гәзитенә һәм башка басмаларга язылган балтачлылар төрле бүләкләр иясе булачак.

“Абунәче көне”ндә каралган чаралар турында безнең сайтта таныша аласыз: https://baltach.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/baltachlylarny-abun-che-k-ne-nd-katnashyrga-chakyrabyz/

Конкурска эшләр кабул ителә. Ашыгыгыз, дуслар. Сезне актив булырга чакырабыз.

„Балтач таңнары” гәзитенең тугры дусларының берсе Ринат СӘИТОВның иҗат эшен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Көн дә безнең өчен кояш чыга,

Көн дә ата “Балтач таңнары”.

Балтач хәбәрләрен беләсең килсә,

Язылып укы “Балтач таңнары”н.

Сирәк кенә көз кояшы көлә,

Гөрләп ата “Балтач таңнары”.

Бөтен кодрәтләрне алып килә

Якын дустың — “Балтач таңнары”

Ринат СӘИТОВ. Түбән Карыш авылы.