Балтач районында полиция хезмәткәрләре "Җиңү урманы" экологик проектына кушылды

30 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач районы полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере территориясенә агачлар утырттылар.

«Яшел Башкортстан» акциясенең көзге этабы республикада 5 октябрьдә, Республика көнен билгеләр алдыннан узачак.  Безнең районда  полиция хезмәткәрләре акцияне башлап җибәрде дә инде. Узган атнаның шимбә көнендә  полиция хезмәткәрләре "Җиңү урманы"  проекты чикләрендә  „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере территориясен  яшелләндерделәр.

Агач утырту эшендә бүген хокук сагында торучылар, шулай ук милиция хезмәте ветераннары  Рафаэль Хәйдаршин һәм Дамир Нәбиевлар катнашты.

Акциядә катнашучыларны  район эчке эшләр бүлекчәсе каршындагы җәмәгать Советы,  район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, район Хакимияте мәгариф бүлеге начальнигы  Альбина Гыйльметдинова,  полиция хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе Ришат Хиҗапов сәламләде.

Утартылган нарат агачлары матур яшеллек өстәп кенә калмас, вакыт җитү белән алар биредә ял итүчеләргә  урман    һавасы  да „өләшер” әле.