Балтач төбәгенә янә “әбиләр чуагы” килә

30 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтачлыларны октябрь ае  да  “әбиләр чуагы” белән сөендерәчәк.

Ул озын булмаса да, җылы көннәрен бүләк итмәкче.  “Әбиләр чуагы”на хас һава шартларын безнең  төбәккә     Атлантик океан тарафларыннан циркуляцияләнгән  җылы һава массасы  алып килә.

Гисметео сайты  мәгълүматларына караганда, иртәгәдән көнне җылыта башлаячак.  Явым төшем ихтималы зур түгел.  Һава температурасы төнлә +4,+5 градус, көндез +12,+10 градус чикләрендә булачак.  Җил көньяктан, талгын.

Атна дәвамында төрле интенсивлыктагы яңгыр явачак. Ә  атна ахырына  һава температурасы +18 градуска кадәр күтәреләчәген вәгъдә итә синоптиклар.