Балтач районында йорт хайваннарын котыру авыруына каршы прививкалау бара

28 Сентябрь, 2019 - 12:00

29 сентябрь  көнне Иске Балтач һәм Иске Яхшый авыллары шәхси хуҗалыклары малларына котыру авыруына каршы привика ясалачак.

Балтач район ветеринария станциясе белгечләре йорт хайваннарын котыру авыруына каршы вакцинацияләү белән шөгыльләнә. 29 сентябрь  көнне бу эш   Мске Балтач һәм Иске Яхшый авылларында башкарылачак.  Бу көнне маллар көтүгә чыгарылмаячак. Вакцинациядән читтә калмас өчен, ветерирнария хезмәткәрләре прививка ясарга килгәндә, барлык малларның ихатада булуы кирәк.  Мал асраган  йорт хуҗаларының бу көнне өйдә булуы сорала.

Котыру—йогышлы, куркыныч авыру. Аны  китереп чыгаручы микроблар авыру хайванның селәгәендә була. Чирнең беренче билгеләре сизелә башлаганчы ун көн чамасы  вакыт үтәргә мөмкин. Йорт хайваннарыннан – песиләр һәм этләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр, бүреләр, енот һәм төрле кимерүчеләр кешеләргә авыру йоктыру ихтималы булган  чыганаклар исәбендә торалар.

Инстаграм.