Балтач крестьяны: “Бәрәңге сатам, кем ала?”

27 Сентябрь, 2019 - 18:00

Балтачта бәрәңгене кайда илтергә, дигән сорау күпләрне борчый. Ник соң авылларда элекке кебек,  бәрәңгене капка төбеннән сатып алып китмиләр?

Быел бәрәңге уңды.  Гадәттә, андый елларда аның бәясе дә түбән булучан. Быел ул гына да түгел, бәрәңгегә ихтыяҗ юк.

Элек, ичмасам, хәзерләүләр конторасы бар иде.  Аннан килеп авыллардан да бәрәңге сатып алалар иде.  1990 елларда  элекке СССР республикаларыннан килгән алыпсатарлар безнең крестьяннардан бәрәңгене  тонналап сатып алдылар.  Хәзер алар берсе дә авыл кешесенә ярдәмгә килми.   Ә  халык бәрәңгене үстерә. Артканын, иш янына куш булыпр, дип сатарга тырыша.  Ләкин алучы юк. Болай булса, безнең халык  алдагы елларда бәрәңге үстерүдән баш тартмасмы?

Бәрәңгене кайда илтергә, сатып алучы киңәш итегез әле, дип редакциягә шалтыраталар хәтта.  Райондашларыбыз  үтенечен канәгатьләндерү йөзеннән,   редакция  хезмәткәре тиешле ведомстволарга шалтыратып кызыксынды. Тик сөендерерлек җавап юк...

Әллә хәзер халык бәрәңге ашамыймы, дигән сорау да кайберәүләрдә. Бәрәңгегә кытлык юк. Хәзер аны район үзәгендәге супермаркетларда да тәкъдим итәләр. Шәһәрләрдә дә шул ук хәл.  Кеше элекке кебек центнерлап запас тупламый хәзер. Кирәк булган саен, кибеткә  бара да, бәрәңгене килолап сатып ала.

Базарда, ярминкәләрдә дә бәрәңге үтмидер, күрәсең. Бер эшкуар 3500 сумлык ягулык сарыф итеп Уфага барып, 2100 сумлык бәрәңге сатып кайткан. Шәһәрдә алмыйлар бәрәңгене!  Мондый шартларда сатасың да килмәс.  Хәер, беркем дә кирәгеннән артыгын сатып алмый.  Товар, дефицит булса гына кадерле ул.

Шулай да,   крестьян үстергән  бәрәңгегә урын  булсын иде бит әле.  Табыш китерү проекты тормышка ашырылып, районда  крестьян продукциясен сатып алуга махсуслашкан кооператив барлыкка килүен  күпләр түземсезлек белән көтә.