Җомга көн мөбәрәк булсын, кадерле дуслар!

27 Сентябрь, 2019 - 12:00

Хөрмәтле дин кардәшләр! Изге җомга көне мөбарәк булсын! Кылган догаларыгыз кабул булсын, күңелләрегез иман нурлары белән тулсын!

(Иске Балтач авылындагы “Үзәк” мәчет. Тазим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Хәдисләр

Үзеңнең туган телеңне кәдерләп сакла — әхирәткә баргач, Аллаһы Тәгалә каршында җавапны ана телеңдә бирәсеңне онытма.

Аллаһы Тәгаләгә иң якыннар — үз туган телен камил белгәннәр.

Үз телегезне һәм динегезне ныграк саклап калырга теләсәгез, сибелмәгез-таркалмагыз — оешып-берләшеп яшәгез!

Якыннарыңны кәбер газапларына дучар итәсең килмәсә, үзеңнең туган телеңне онытма, буыннан-буынга күчеп барырлык итеп, кәдерләп сакла.

Язганда, сөйләшкәндә, аралашканда кулланылган чит-ят сүзләр санынча ул бәндә гөнаһлылана.

Үз туган телен белмәгәннәр әхирәттә кәферләр белән бергә булырлар һәм тәмуглы булырлар.

Бары ана телендә генә белем бирүче мәктәп яки балалар бакчасы ачтырган кешенең эше мең изгелек эшләгән эштән дә зуррак һәм ул кеше мәңге җәннәтле булыр.

Бусагадан атлап кердеңме, өйдә аралашу бары тик туган телдә генә булырга тиеш, шул чакта гына ул нигез бәрәкәтле булыр.

Имамнарның, имам-хатипларның, хәзрәтләрнең, ишаннарның, муллаларның дин тарафдарлары белән чит-ят телдә аралашуы — денсезлек-дәһрилек билгесе.

Исерткеч эчемлекләрсез хәләл туйлар һәм мәҗлесләр үткәргән кешеләр бик бәхетле булырлар.

Балаларын туган телгә камил өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлыларның да гөнаһлысы булырлар.