26 Сентябрь, 2019 - 17:06

Йөрәкнең ишемик авыруының бер төре стенокардия дип атала. Ул авыру турында күпләрнең ишеткәне бар. Стенокардия булганда йөрәк кысып авырта, еш кына hава җитешмәве сизелә. Әлеге авыруы вакытында бөтен тән авырая, күкрәк читлеге яндырып алгандай авырта. Бу йөрәкнең кайсыдыр өлешендә кан йөрмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Атеросклероз барлыкка килүгә кешенең җенесе, яше, тәмәке тартуы, чамадан тыш гәүдә авырлыгы, алкоголь куллануы, аз физик активлыгы, шикәр чире сәбәпче.
Авыртулар физик hәм эмоциональ йөкләнеш нәтиҗәсеннән кискен генә барлыкка килеп, 10 минуттан артыграк дәвам итәргә мөмкин. Авыртуның 3-5 минуттан соң туктавы яки нитроглицерин кабул иткәч берничә секундка тынуы стенокардиянең билгесе булып тора. Мондый авыртулар аркада, яки йөрәк куышлыгының сул ягында, сул кул яки ике кулда барлыкка килергә мөмкин. Авыру озакка сузылган очракта тыныч халәттә булганда да йөрәк өянәге барлыкка килгән очраклар да була. Авыртулар барлыкка килгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый диагноз куелгач, яшәү рәвешен hәм хәлегезне контрольдә тотарга кирәк.
Яшәү рәвешен үзгәртегез, тормышыгызны стенокардиягә китерә торган факторлардан азат итегез. Туклану режимын сакларга, терлек жирларын киметергә, рационга яшелчә, җиләк- җимеш, күбрәк балык кертергә.
Дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнергә кирәк. Тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан баш тартыгыз. Приступ булганда нитроглицерин кулланырга.
Стенокардия диагнозы куелганда антиагрегантлар, бетаблокаторлар, статиннар, ингибиторлар кулланырга киңәш ителә. Алар йөрәкнең эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Шушы препаратлар кешенең яшәү рәвеше сыйфатын яхшырталар hәм гомерен озынайталар.
Төрле азык өстәмәләре, витаминнар, рибоксин куллану файдасыз. Бүгенге көндә стенокардия дәвалауда хирургия ысуллары да кулланалар. Иң мөhиме — авыруны вакытында hәм дөрес дәвалый башлау.
Балык, диңгез ризыклары, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, сөт ризыклары йөрәк өчен файдалы. Майлы итне, тозланган, консервланган әйберләрне, каты чәйне, кофене, кыздырылган әйберләрне, спиртлы эчемлекләрне йөрәк яратмый.
Эмма МИҢНЕГАЛИЕВА,
врач-кардиолог.