Мата авылыннан Эльвира Солтанова куллары тудырган матурлык

26 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районында матурлыкка гашыйк кешеләр күп. Әкият дөньясына тиңләрлек шәхси йортларында чын хуҗалар кулы сизелә.

Мата авылында гомер иткән Эльвира Солтанова бакчасында да күп төрле чәчәкләр белән бергә яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең ниндиләре генә үсми. Виноградлары һәр елны татлы уңышы белән сөендерә. Крыжовник, ботакларда тәлгәш-тәлгәш асылынып торган кара миләш куаклары, тигез рәт белән утыртылган кызыл борыч, кәбестә түтәлләре һәм башкаларга кем генә карап сокланмас?! Биредәге матурлыкка карыйсың да, хезмәт сөючән бу кешеләрдә тормышка, матурлыкка карата никадәр мәхәббәт тупланганлыгы хакында уйлыйсың.

Уңган ханым үз куллары белән тудырган матурлыкның бер өлешеннән әзерләгән композициясен районда үткән чәчәкләр бәйрәменә дә тәкъдим итте.

Автор фотосы