Балтачлыларга наркотикларны читләп узарга киңәш итәләр

26 Сентябрь, 2019 - 12:06

Бүгенге көндә наркомания проблемасы киң колач җәя. Бүген ул безнең илдә генә түгел, гомумән дөньяда массакүләм характердагы мәсьәләгә әверелеп, икътисади hәм сәяси тормыштан тыш, җәмгыятьнең мораль-психологик торышына зур йогынты ясый. Врач билгеләнешеннән тыш, наркотикларны кабул итү кешенең сәламәтлегенә, психикасына, гаилә тормышына кире йогынты ясый.

Законсыз рәвештә наркотиклар әйләнеше алар белән бәйле җинаятьләр артуына китерә. Ел саен аның капканына күбрәк корбаннар эләгә, бигрәк тә яшьләрнең аның тозагына эләгүе, колына әверелүе куркыныч. Ел саен аны кулланучылар саны арта. Наркоманнарның төгәл санын белү өчен, теркәлгән наркоманнарын санын ким дигәндә унга арттырырга кирәк, дип исәпли экспертлар. Наркотиклар кулланган кешеләрнең вакыт үтү белән бәйлелеге арта. Шушы бәйлелек аның биологик инстинктларын, үз-үзен тотышын юкка чыгара.

Бәйлелек аның тормышын астын өскә әйләндерә. Аның тормышка карата кызыксынуын юкка чыга. Кешенең үзәк нерв системасы бозыла, кеше шәхес буларак юкка чыга. Суицидка бару очраклары да таза кешеләр белән чагыштырганда 20 тапкырга күбрәк.
Иң куркынычы —наркомания СПИД авыруы таралуына китерә. Бер үк энә белән куллану нәтиҗәсендә инфекцияләр арту очраклары да арта. В hәм С гепатиты белән зараралану очрагы да зур.

Наркотик hәм психотроп матдәләрне куллану hәм тараткан өчен административ hәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Наркотик hәм психотроп матдәләрне врач кушуыннан тыш кулланган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекста каралганча, 5 мең сумнан штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест каралган.
Агымдагы елның 8 ае эчендә Эчке эшләр министрлыгының Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннн 3 гражданин административ җаваплылыкка тарттырылды. Ике материал буенча мировой судья тарафыннан 4 мең сум күләмендә штрафка тарттырылу карары чыгарылды. Бер материал буенча 10 тәүлек административ арест билгеләнде.

Балигú булмаган балаларны хәвефле матдәләр куллануга этәргән өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Моңардан тыш врач кушуыннан башка наркотик матдәләр кулланып, диагностика, профилактик чаралар hәм дәваланудан баш тарткан очракта, наркотик hәм психотроп матдәләрне, аеруча хәвефле психотроп матдәләрне пропагандалаган, җәмәгать урыннарында наркотик hәм психотроп матдәләрне кулланган өчен административ җаваплылык каралган.

Әгәр дә балигъ булмаган баласы наркотик яки психотроп матдәләр куллануы ачыклана икән, ата­аналарга 2 мең сум күләмендә штраф каралган.

Врач кушуыннан башка наркотик hәм психотроп матдәләр кулланган кеше үз теләге белән дәваланырга теләгән очракта ул, административ җаваплылыктан азат ителә.

Наркотиклар сезнең тормыштагы проблемаларыгызны хәл итә алмый. Киресенчә, төрле авыруларга дучар булуыгызны көтегез дә торыгыз. Наркотиклар СПИД, В hәм С гепатиты, үз-үзенә кул салу, чамадан тыш зур дозада наркотик матдәләрне куллану нәтиҗәсендә үлем hәм башка күңелсез хәлләргә китерә.