Балтач районы мәктәпләре баскетбол командалары ярышка җыелды

25 Сентябрь, 2019 - 12:00

Бүген,  25 сентябрь    көнне,      районның урта мәктәпләре  командалары арасында  укучыларның XXII  Спартакиадасы зачетына баскетбол ярышлары узды.

Ярышларда 2002-2004 елларда туган уызлар һәм малайлар командалары катнашты. Ярышлар район үзәге урта мәктәпләре, Түбән Иванай, Түбән Сикияз, Штәнде, Югары Карыш, Сәйтәк урта мәктәпләре командалары арасында үтте.

Егетләрне берләштергән командалар арасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе, Сәйтәк, Түбән Сикияз урта мәктәпләре призлы урыннарны яулады.

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең баскетболчы кызлар командасы да җитезлек белән аерылды. Алар беренче урында. Ә пьедесталның икенче һәм өченче баскычларына Түбән Сикияз, Иске Балтач беренче санлы урта мәктәпләре командалары күтәрелде.

Призерлар балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең, шулай ук район мәгариф бүлегенең  Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Район күләмендә җиңү яулаган командалар 7 декабрь көнне Югары Тәтешледә учачак төбәк ярышларында  район данын яклаячак, дип язалар  социаль челтәрдә.