Балтачлыларны „Абунәче көне”ндә катнашырга чакырабыз

25 Сентябрь, 2019 - 15:00

4нче октябрь көнне    17 сәгать 30 минутта район мәдәният сараенда "Абунәче көне" үтәчәк.

Гәзит укучыларның бу көнне  төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге бар. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә  билгеләнә. Әлбәттә, аларны бүләкләр көтә.

1."Бүген "Балтач таңнары" гәзитенә язылдым" (сезнең күз алдында бу көнне  гәзиткә язылган абунәчеләр арасында берәүгә бәхет елмаячак).

2." Иң кызыклыга" .Матбугатка бәйле кызыклы анекдот яки вакыйга турында язманы  редакциягә китереп бирергә  яки гәзитнең электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин. Шарты —  3нче октябрьгә кадәр.

3."Күңел түреннән"."Балтач таңнары" гәзитенә бәйле дүртьюллык шигырь яки слоган, мәкалә  язучыларның берсе җиңүче була.

4."Синнән киңәш ". Гәзитне яхшырту өчен  абунәчеләрдән киңәшләр кабул итәбез. Иң отышлы киңәшчегә — бүләк.

5."Яраткан гәзит белән фотосурәт".  Шарт буенча гәзит сезнең бик оригиналь фотосурәтегездә булырга тиеш.

Янә бер тапкыр билгелибез.  Тик 3нче октябрьгә кадәр конкурска  тиешле фотосурәт, шигырь һәм кызыклы вакыйганы  редакциягә китереп бирергә яки  гәзитнең электрон почтасысына җибәрергә мөмкин( bt1931@mail.ru).