Балтач районында “Хәвефсезлек атнасы” дәвам итә

25 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач үзәк район больницасында, “Хәвефсезлек атнасы” кысаларында, эчке эшләр хезмәткәрләре белән очрашу узган.

Медицина хезмәткәрләрен  гадәттән тыш хәлләргә, террорлык актларына һәм янгыннарга әзер булырга өйрәтү максатында , Балтач үзәк район больницасында, “Хәвефсезлек атнасы” кысаларында, эчке эшләр хезмәткәрләре белән очрашу узган.

Больница персоналын Башкортстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгы Җинаятьләр эзләү идарәсе начальнгы Т. Назаров,  Балтач район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Д. Низамов, ЮХИДИ  хезмәткәре Д. Гаттаров, миграция мәсҗәләләре буенча бүлек началгнигы Г. Нигамәтуллина республика һәм район җирлегендәге оператив хәлләр белән таныштырганнар.

Хезмәткәрләргә  җинаять корбанына әверелмәү киңәшләре җиткерелгән.  Шулай ук полиция һәм медицина учреждениесе  арасында бәйләнешне ныгыту турында сүз барган.

Социаль челтәрдән.