Иске Балтачта бер бакчада ярты килограммлы алмалар өлгергән

25 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач авылында яшәүче пенсия яшендәге Гүзәл Зарипова бакчасында үскән алмагачлар быелгы җәйдә гигант зурлыктагы җимешләре белән сөендергән.

Быелгы җәй үзенең күптөрле „сюрприз”лары белән әледән-әле аптыратып кына торды. Көз җиткәч гадәти булмаган уңышлары белән дә хәйран калдыра. Мәсәлән, Иске балтач авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Гүзәл Зарипова бакчасында өлгергән алмалар арасында дүрт җимеш якынча ярты килограммлы авырлыкка җиткән.

Бу хакта безгә районыбыз ак халатлылары хәбәр итте.

—Олы яшьтәге апа сырхап китеп медицина ярдәмен чакырткач, гигант алмасы белән безне дә сыйлады, — дип язды һәм алманың фотосын да ватсапка салды танышыбыз.—Кызганычка каршы, хуҗабикә алманың сортын әйтә алмады...

Илюса САДРТДИНОВА фотолары