Балтач районының ике белем учагында “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

24 Сентябрь, 2019 - 18:00

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү чикләрендә, "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Бөтенрусия марафоны илнең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә, шул исәптән, Балтач районының ике белем учагында үтте. #национальныепроекты

#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

Бүген бөтен ил буенча гомумдәүләт проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны үтте. Иске Балтач 1нче һәм 2нче санлы урта мәктәпләрендә кунакларны 5—11 сыйныф укучылары сәламләде. Кунаклар — район Хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Альбирт Хәмитов, мәктәп директорлары Эльмар Галимҗанов, Ифира Зиятдинова, район мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова, ата-аналар, педагоглар чарада катнашып матур теләкләрен җиткерде.

—Шахмат уены, шлем-күзлекләр, квадрокоптер һәм башка яңалыклар бүгенге тормышыбызның (мәктәпнең) аерылгысыз өлеше. Безнең мәктәп тә заманча белем учаклары исәбенә керүе шатлыклы. Ил Президенты куйган стратегик бурычларның берсе — заманча мәктәп проекты. “Үсеш ноктасы” дигән санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу яңа формадагы белем бирү мөмкинлеге ул. Авылларда һәм шәһәр җирләрендә укучы балаларның белем дәрәҗәсе аерылмасын өчен кертелә бу яңалык. Ул бик файдалы булыр һәм үзенең җимешләрен бирер, дип ышанам, — диде Эльмар Рәшит улы үзенең чыгышында.

Ал тасма тантаналы рәвештә киселгәннән соң кунаклар өчен ике мәктәпнең дә үзәк җитәкчеләре Фиолида Глимҗанова һәм Ралина Шакирова озатуында үзәк буйлап экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында “Технология”, “Информатика”, “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” өлкәләре предметлары буенча гомуми программалар, яңартылган укыту, материаль-техник база, IT-технологияләр, медиаиҗат, шахмат, проектлау һәм дәрестән тыш эшчәнлек, шулай ук социомәдәни чаралар буенча өстәмә белем алу мөмикнлекләре белән таныштылар.

Альбирт Әлфит улы белдерүенчә, проект биш елга исәпләнгән. Иске балтач 1 санлы урта мәктәбе кабинетын булдыруга район бюджетыннан 123 мең сум акча бүленгән.

Яңа проект районда эшли башлады. Ул аеруча сәләтле балаларны ачарга, аларның сәләтен тагын да үстерергә ярдәм итәр, кирәкле һәм файдалы проект булыр дип ышанасы килә.

Газим ТАЛИПОВ фотолары