Ребеккага сул кулының тиресеннән тел ясаганнар

24 Сентябрь, 2019 - 16:27

Бөекбританиядә яшәүче бер хатынның кул тиресеннән тел ясаганнар. Бу хакта Daily Mail мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.

Редклифф шәһәрендә яшәүче Ребекка Паттерсонның сигез ел дәвамында авыз куышлыгында кечкенә ак тап булган. Башта ул бернинди куркыныч тудырмаган. Әмма соңыннан хатынның теле шулкадәр нык авырый башлаган ки, ул ашый һәм йоклый алмаган.

2018 елның апрелендә Ребеккага биопсия ясыйлар. Анализлар аңарда яман шеш булуын күрсәтә. Хатынга 11 сәгатьлек операция ясала, табиблар аның зарарланган теленең уң өлешен кисеп ала. Шул урынга сул кулының тиресен һәм артериясенең бер өлешен алып, тегәләр. Яңа тел авызга урнашсын өчен, хатынның муенындагы лимфа төеннәрен һәм ике тешен алырга туры килә.

Әлбәттә, операциядән соң ул яңадан ашарга өйрәнгән. Биш ай узгач, мәктәпкә үз эшенә кайткан. Ребекка сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга ярдәм күрсәтә.