Иске Балтачта җылыту сезоны башланды

24 Сентябрь, 2019 - 15:00

19 сентябрьдән Иске Балтачта  барлык  күпфатирлы йортларга, социаль әһәмияттәге учреждениеләргә  җылы бирелгән. Район Хакимияте башлыгы 2019-2020 еллар җылыту сезоны башлануы турында боерыкка кул куйган.

Сентябрьнең икенче яртысы  салкын булды быел. "Әбиләр чуагы" кергәч,  айның башында гына җылы көннәре белән сөендерде сентябрь  .  Инде республика төбәкләрендә  беренче кар төшүе турында да хәбәрләр булды.

Гадәттә, җылылык тәүлеклек уртача температура 8 градус чикләренә җиткәч бирелә башлый. Һава температурасы бу нормага җитү белән  Иске Балтачта  барлык  күпфатирлы йортларга, социаль әһәмияттәге учреждениеләргә  җылы бирелде.  Шулай итеп район үзәгендә 2019-2020 еллар җылыту сезоны 19 сентябрьдә башланды.

“Коммуналь хуҗалык” үзәк котельные район үзәгендәге 105 объектны хезмәтләндерә. Моның 20се күпфатирлы  йортлар.

Үз карамагында җылыту системалары булган   мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында  җылыту корылмалары 20 сентябрьдә эшкә кушылган.