Рацоныгызга йомырка кертегез

Барлык төр ризыкларның да организм өчен үзенчәлекле файдасы бар. Ә менә идеаль ризык нәрсә ул, дигән сорауга: „Йомырка!” дип җавап бирергә мөмкин икән. Беренчедән, ул hәрвакыт сатуда бар. Икенчедән, бу ризыкны әзерләү бик җиңел . Өченчедән, анда протеин күп. Ә ул, билгеле булуынча, безнең организм өчен мөhим матдә.

Кайбер белгечләр йомыркада холестерин күп булганга, аны йөрәк авырулыларга ашарга кушмый. АКШның Коннектикут диетология университеты доценты Крситофер Блессро әйтүенчә, йомыркада туклыклы матдәләрнең hәммәсе дә бар. Ә холестерин организмга кирәк матдә, аның күбәюе гена зарарлы була. Шуңа күрә, hәр нәрсәдәге кебек үк, йомырка ашаганда да, чама белү кирәк.Ћәр көн ашамасаң да, ул безнең рационда даими булырга тиеш.