Иске Балтач мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” булдырылды

23 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иртәгә, 24 сентябрь көнне,  район үзәге урта мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” программасы буенча укыту  кабинетларын ачу тантанасы   узачак.

Балтач районында Иске Балтач урта мәктәпләрендә районда беренчеләрдән булып “Үсеш ноктасы”  сан технологиясенә корылган һәм гуманитар белем үзәге эшли башлый. Укыту процессына яңа ысуллар һәм заманча технологияләр кертүгә юнәлдерелгән әлеге программа  уңышлы үрнәк күрсәтер дигән ышанычта мәгариф хезмәткәрләре.

Мәктәп кабинетларын “Үсеш ноктасы” программасы буенча укытуга яраклы итеп үзгәреп кору яңа уку елы алдыннан башкарылды.  Кабинетлар барысы да бер стандартта. Ике мәктәптә кабинетларны үзгәртеп кору өч миллионнан артык сумга төшкән. Акча  федераль бюджеттан  бүленгән.

Республикада  "Үсеш ноктасы" программасы буенча укытуга 20 сентябрьдән соң старт бирелергә тиеш иде.   Иске Балтач урта мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” кабинетларын ачу тантанасы иртәгә узачак.