Балтачлылар «Бөтендөнья чисталык көне»нә кушылды

21 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтачлылар «Бөтендөнья чисталык көне  #Булдырабыз2019» акциясенә теләп кушылды.

Иске Балтачта акция район мәдәният сарае янындагы мәйданда иртәнге гимнастик минутлардан  башланып китте.

“Бөтендөнья чисталык көне” районның барлык авыл җирлекләрендә үтте.  Җыештыру, чистарту өмәләрендә тирә-як мохит чисталыгына битараф булмаган  балтачлылар катнашты.  Иске Балтачта оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре  үзләренә беркетелгән территрорияләрне  чүп-чардан арындырып тәртипкә китерде.

Акциянең халыкны тирә-як мохит чисталыгын тәэмин итүгә берләштерү максаты тормышка ашты. “Бөтендөнья чисталык көне”ндә Иске Балтачта йөзләрчә кеше катнашты.  Күмәк тырышлык нәтиҗәсе булып, урамнар, оешма, преприятиеләр  тирәләре чистарып калды.

Рәсми чыганактан.