Балтачлылар Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан экологик өмәдә катнашачак

20 Сентябрь, 2019 - 18:00

Балтачлылар Бөтендөнья чисталык көне #Булдырабыз 2019"  экологик өмәсендә катнашачак.

Иртәгә, 21нче сентябрь көнне, Русиядә Бөтендөнья чисталык көне үтә.  Русиянең 70 төбәгендә  тирә-якны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәкләр. Узган елда 250 мең русияле, шул исәптән 132 мең башкортстанлы Бөтендөнья чисталык көне  өмәләрендә катнашкан.

Тирә-ягыбыз чисталыгы үзебез өчен. Өмәләрдә актив катнашыйк,   балтачлылар!

Акция 10.00 сәгатьтә башланачак.

(Фото архивтан).