Җомга иртәсе матур уйлар белән тусын, дуслар!

20 Сентябрь, 2019 - 12:00

Көннәрегез тыныч, имин үтсен барыгызның да. Үтәсе юлларыбыз хәерле булсын, саулыкларыбызны саклап, һәр көнгә сөенеп, язмышка зарланмый яши белсәк иде. Газиз Аллаһы, бу юлларны укучыларга ныклы иман, хәерле гамәл, ике дөнья бәхетен дә бир!

(Түбән Сикияз авылы мәчете. Газим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Дуслар турында хәдисләр

«Кеше үз дустының динендә булыр, шуның өчен ул үзенә дус булачак кешенең холкын белсен!» Мөселман кеше үзенә дус-ишне сайлаганда, үзенең иманына, тәкъвалыгына зыян китерми торганнарын сайларга тиеш. Бу мәсьәләдә ул зирәк булып, кеше кыяфәтле шайтан дуслардан ерак булырга тиеш. Чыннан да, кеше үзенә туры килә торган кеше белән дус була. Шуңа күрә акыллы кеше ахмак белән, түбәнчелекле кеше тәкәббер белән, галим кеше надан белән, ихлас күңелле мөселман монафыйк белән һичкайчан дус була алмас. Дус буласы кешене яхшы итеп сынарга кирәк. Яман кеше белән дус булганчы, бернинди дусларсыз гомер сөрү яхшырак. «Мөселман кеше үзенең кардәшеннән киселеп өч көннән артык торырга тиеш түгел. Алар үпкәләшүләре сәбәпле, оч­рашкач та, һәрберсе үз ягына карап, икеякка китеп баралар. Аларның иң яхшысы — башлап сәлам биргәне булыр”. «Җиде төрле кешене Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә — Үз күләгәсеннән башка күләгә булмаган көндә — Үзенең рәхмәт күләгәсе астына кертер. Шуларның беренчесе — гадел имам, икенчесе — Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтендә үскән егет, өченчесе — калебе мәчетләргә бәйле кеше, дүртенчесе — Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсе белән дус булган ике кеше, бишенчесе — дәрәҗәле һәм матур хатын тарафыннан зинага чакырылган вакытта: “Мин Аллаһы Тәгаләдән куркам!” — дип, шул хатынның чакыруын кире каккан ир, алтынчысы — хәтта уң кулы биргәнне сул кулы белә алмаслык итеп, яшерен рәвештә садака бирүче кеше, җиденчесе — Аллаһы Тәгаләне аулакта зекер итеп, күзләре яшь белән тулган кеше». «Дустыңны уртача ярат, чөнки ул беркөнне синең дошманыңа әйләнергә мөмкин. Дошманыңны да уртача дошман тот, чөнки ул беркөнне синең дустыңа әйләнергә мөмкин». Кемне дә булса дус итеп тотсаң, аны үзеңә сакланып дус ит, чөнки беркөнне бер-берегезгә ачуланышып, аерылышырга туры килер дә, шул вакытта элек аңа сөйләгән эч серләрең өчен оялып калырга һәм аны эчкерсез дус итеп йөргәнең әрәмгә китәргә мөмкин. Дошманың белән дә саклану һәм тигезлек саклап мөгамәлә кыл. Чөнки беркөнне шул ачуланышкан кеше белән дуслашырсың да, элек аның белән артык кырыс булганыңа үкенерсең. Кыскасы, үзеңә дус булган кешегә эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетермә, дошманыңны да бик каты кимсетмә. «Гадел, яхшы дус — ислемай сатучыга, ә начар иптәш тимерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки, бер дә булмаса, сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки синең Дуслар хакында хәдисләр ярлыкануын һәм аңа ныгытылуын сорагыз…

Чыганак: islamsamara.ru