Туфрак өчен чәй чүбе, йомырка кабыгы черегәч файдалы

19 Сентябрь, 2019 - 15:15


Кайберәүләр чәй чүбен җыеп киптерәләр hәм бакчада ашлама урынына кулланалар. Берәүләр исә йомырка кабыгын ит тарткыч аша чыгарып ваклыйлар hәм шуныњ белән җирне ашлыйлар.Бу файдалымы?

Әлбәттә, файдалы. Тик чәй чүбен, йомырка кабагын hәм башка азык-төлек калдыкларын (үсемлек маеннан башка әзерләгәннәреннән кала) туфракка керткәнче компост аркылы үткәрергә кирәк. Йомырка кабыгы кальцийга бай, аны әче туфракка кертүнењ файдасы зур. Көзен исә, җирне казыганда турыдан-туры кертеп калдырырга да була, бигрәк тә кәбестә утыртасы урынга.

Чәй чүбендә үсемлекләр өчен кирәкле бик күп микроэлементлар бар. Кайберәүләр аны үсемлекнењ тамырына түгәләр. Болай эшләргә ярамый. Чөнки мондый масса тиз күгәрә, туфракта төрле гөмбәчекләр , инфекция таратучы микроблар үрчергә мөмкин. Чәй чүбенењ органик матдәләре чересен өчен азот кирәк. Шунлыктан, аны компост аркылы үткәрергә кирәк.
Рифина НИГАМӘЕВА әзерләде.