Балтач дәваханәсендә матурлыкка гашыйк кешеләр эшли

Балтач үзәк район дәвахнәсе ихатасы иртә яздан салкын көзләргә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Район үзәгендәге үзәк мәйданда үткән „Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашып лаеклы билгеләнде үзәк дәваханә уңганнарының тырышлыгы.

Монда техник хезмәткәрләр белән беррәттән ак халатлыларның да тырышлыгы зур. „Авыруларны матурлык белән дә дәвалыйбыз. Шушы гүзәллеккә сокланып күпләрнең сырхаулары „онытыла”, — ди ак халатлылар.

Әйткәнемчә, район үзәгендәге үзәк мәйданда үткән „Чәчәкләр бәйрәме”ндә катнашып лаеклы билгеләнде үзәк дәваханә уңганнарының тырышлыгы.

—Быелгы композицияне халыкны диспансеризация үтәргә чакыруга багышладык, — ди шәфкать туташы Эльза Лихолетова.

Автор фотосы