Балтач районы авыл җирлекләрендә Совет утырышлары үтә

19 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач районы авыл җирлекләрендә 26нчы чакырылыш Совет утырышлары үтә.

Беренче мондый утырыш  Шәвьяды  авыл җирлегендә узган. Утырыш эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте кураторы Урал Хәлисов катнашканнар.

Авыл җирлеге хакимияте башлыгын сайлау утырыш көн тәртибендә төп мәсьәлә буларак  каралган.  Җирле үзидарә органы депутатлары  тавыш бирү нәтиҗәсендә, бу вазифага Илдар Хәмәтов сайланган.  Утырышта  шулай ук авыл җирлеге Советы рәисе урынбасарын сайлау, даими комиссияләр булдыру, авыл җирлеге Советы Регламентын тәсъдыйк итә мәсьәләләре дә каралган.

Социаль челтәрдән.