Савыт-саба зарарлы бактерияләр чыганагына әверелмәсеннәр

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый, дигән сүзләр бар, ләкин аның сәбәбен бик аз кеше белә.
Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнар да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Ћәр өйдә ялгышмы, чынлапмы савыт-саба ватылып тора.Күп кеше ватык, чатнаган савыт кайгы китерә, дип исәпли. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.
Бу хакта Пәйгамбәрез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар : „Аллаhының илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне hәм эчемлеккә өрүне тыйды” („Сахих ибн Хиббана” № 5315).

Ислам галимнәре мондый савыт куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең әлеге тыþын, савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырганнар. Имам әт— Тәхави „Шархумамни­ асар” китабында бу хакта искә ала.

Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребезнең бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитар хезмәтләренә күз салыйк.

Без ашханәләрдә — чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт итлемәгәнлеген беләбез. Ватык, хәтта, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган, кителгән урыны булган савытта микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән. Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак вакыт саклана hәм үрчи савытның ватылган-чатнаган урыннарында.Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз, авырмассыз.