Кәбестәдән тәмле кабымлык ясагыз

3 килограмм кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге бер зур болгар борычын саламлап турарга. Ике зур кишерне эре угычта уарга. Бер бәйләм петрушканы вакларга. Ике баш сарымсакны изәргә шуннан барысын бергә кушып, өстенә кайнар тозлык салырга.

Тозлык: 1,5 литр суга ярты стакан чистартылган үсемлек мае, бер стакан шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, ярты пачка кореяча кишеп өчен сатыла торган тәмләткеч, ярты бал кашыгы зәгъфран (шафран), ике аш кашыгы җитмеш процентлы аш серкәсе, ике дәфнә яфрагы, ике канәфер, тәменчә төелгән кара hәм кызыл борыч кирәк була. Кәбестә өстенә салынган тозлык суынгач, сөзеп алып, тагын бер кат кайнатабыз hәм кәбестәгә агызабыз. Суынгач, суыткычка куябыз. Кәбестәне икенче көнне үк ашарга була.