Сигез өлкән яшьтәге балтачлы гаилә җылысын тойган

19 Сентябрь, 2019 - 09:43

Башкортстанның 49 районында hәм шәhәрендә пенсия яшендәге өлкән кешеләрне сыендырган 136 гаилә бар. Безнең районда исә 8 өлкән яштәге кешене гаиләгә алганнар. “Гаилә” үзәге белгече Светлана Гәрәева әйтүенчә, Анновка, Көндәшле, Чишмә, Югары Карыш, Илекәй, Начар hәм район үзәгендә ике гаилә ялгыз кешеләрне гаиләгә алган. Гаиләләргә урнаштырылган кешеләрнең яше 70 тән өстен.

Республикада яшәүче ялгыз әби-бабайларны, сәламәтлекләре буенча мөмкинлеклерү чикле кешеләрне гаиләләргә урнаштыру Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, Демография гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды. Өлкән яшьтәге кешеләр , карау таләп иткән инвалидлар гаиләгә 65 яшьтән алына.

Аларны тәрбияләү вакыты бер ай да, берничә елда булырга мөмкин. Әлеге проект нәтиҗәсендә, әби-бабайлар гаилә җылысын тоя, үзләрен кирәкле итеп тоя.

Өлкән яшьтәге кешеләрне караучыларга исә ай саен 6 мең 200 сум акча түләнә. Беренче группа инвалидларны hәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбиячеләр 8 мең сум акча ала.
Рифина ГАЛИЕВА.