Балтач төбәгендә көз үз позицияләрен ныгыта

16 Сентябрь, 2019 - 13:52

Балтач төбәгендә атна дәвамында тотрыксыз һава шартлары көтелә.

Балтач  төбәгендә метеорологик җәй тәмам. “Әбиләр чуагы”ның икенче дулкыны булмас, мөгаен.  Гисметео  сайты мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында  октябрь аена хас һава шартлары урнашачак.

Бу атна дәвамында тотрыксыз һава шартлары көтелә. Төрле ешлыктагы  яңгыр явуы фаразлана. Җил  башлыча төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан. Һава температурасы төнлә +8,+4, көндез +16,+10 градус чикләрендә булачак.

24 сентябрь төнендә һава температурасы -1 градуска төшәчәк.