Балтачлылар “Чиста Танып” акциясе эстафетасы Аскын районына тапшырды

16 Сентябрь, 2019 - 13:52

Балтачлылар узган җомгада “Чиста Танып” акциясе штандартан Аскын районына тапшырды.

“Русия сулары” бөтенрусия һәм “Яшел Башкортостан” республика экологик акцияләре кысаларында оештырылган “Чиста Танып” төбәкара акциясе икенче тапкыр үткәрелә. Экологик чарага Йөгерек Танып елгасы агымында урнашкан Башкортстандагы жиде һәм Пермь краендагы бер район кушылды. Акцияне оештыручы – БР Экология министрлыгы, проектның авторы – министрлыкның Бөре территориаль комитеты әйдәүче белгеч-эксперты, БРның атказанган экологы Рифат Сафин.

Балтачлылар “Чиста Танып” эстафетасын 31 август көнне Борай районыннан кабул итеп алды. Танып елгасы – Башкортстанның төньягында яшәүче халыкның горурлыгы, аның озынлыгы – 345 километр. Елганың тугайларында печән әзерлиләр, жиләк-жимеш жыялар, Танып балыкка бай, Танып – халыкның яраткан ял урыны. Шуңа да балтачлылар узган елдагы кебек актив кушылды бу акциягә. 12 сентябрь көнне район үзәгендәге оешма һәм учреждениеләр жыелып акциягә бердәм теләклек белдерделәр, Танып һәм аның кушылдык елга ярларын чүп-чардан тазарттылар. Оешма территорияләрен, авыл җирлекләрендәге су чыганаклары ярларын чистартып, акциягә кушылучылар да булды.

Краснокама, Дүртөйле районнарыннан “урап” килүче акциянең символы – жәен балыгы (билгеле булуынча, жәен бары тик чиста суларда гына яши) һәм акция барышы турында фотоматериаллар 13 август көнне Аскын районына тапшырылды. Тиздән бирегә Пермь өлкәсе Чернушка районыннан тагын бер “жәен” килеп житәчәк. Ике символ да киләсе ел акциясе башланганга кадәр аскынлыларда сакланачак.

Эстафетаны тапшыру чарасының “Танып” санаториендә үтүе, жәеннәрнең биредә очрашуы да символик әһәмияткә ия. Санаторий экологик яктан чиста урынга – матур табигать кочагына урнашкан һәм “Танып” исемен илебезгә танытты. Урман-болыннарыбызны, елга-суларыбызны чиста итеп саклый алсак кына, безнең якларга кешеләр ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга килә алачак. Акциянең максаты да шул хакта халыкны, аеруча яшьләрне кисәтү, экологик мәдәният тәрбияләү. Чарада Балтач һәм Аскын районнары һәвәскәрләре чыгыш ясады, Аскын районы мәдәният бүлеге житәкчесе Альфред Хажимуллин акциягә багышланган шигырен укыды, Рифат Хатиб улына китабын бүләк итте.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Фото Ришат Дихинның  Инстаграмдагы битеннән.