„Балтач баткаклары” иң яхшы автотуристларны билгеләде

16 Сентябрь, 2019 - 13:52

"Балтач баткаклары" экстремаль  автотуризм фестивале иң яхшы пилот һәм штурманнарны билгеләде.

Балтач җирлегендә „Балтач баткаклары” трофи-фестивале узуы турында сайтыбызда бәян иткән идек.  „Татарпиллер” экстремаль автотуризм клубы активистлары Илгиз Сәхипов һәм Марат Хәйруллин оештырган бәйгедә Башкортстан, Татарстан республикалары төбәкләреннән килгән егермедән артык автотурист катнашты. Дүрт категориядәге автомашиналар пилотлары юлсызлык шартларында осталыкларын сынады. Бәйгедә күп тапкырлар мондый ярышларда  катнашкан  пилотлар һәм штурманнар да, әле беренче генә тапкыр  чирканчыгы алырга килүчеләр дә бар иде.

Башта автотуристлар тамашачы маршрутын үттеләр.  Монда аларны юлында текә ярлар, кырт борылышлар , баткак участок һәм башка каршылыклар  каршылады.  Кайбер категориядәге автомашиналар маршрутны ике тапкыр әйләнеп узды. Тамашачылар өчен искиткеч тамаша булды бу.

Узышлар моның белән генә чикләнмәде. Автотуристлар ориентирлашу осталыгын да күрсәттеләр.

Монысы катлаулырак маршрутта 15 сентябрь иртәсенә кадәр дәвам итте Узышчылар кооррдинатлар буенча билгеләнгән нокталарны табарга тиешләр иде. Барлыгы утыз җиде нокта. Ноктаны тапкач узышчы бер кулы белән шул ноктаны, икенче кулы белән автомашинасын  тоткан фоторәсемен судьяга җибәрергә тиеш. Һәр нокта очен очко билгеләнә .

Узышчылар Ар елгасы буенда 1970 елларда сазлыкны корыту өчен салынган канаулар, әрәмәлекләр, известьлы туф чыгарылган карьер урыннарыннан, урманнардан уздылар, Ар елгасын кичеп  чыктылар һәм башка  каршылыклардан үттеләр.  Гомумәмн, Балтач сазлыклары автотуристлар осталыгын нык сынады һәм фестивальнең җиңүчеләрен билгеләде. ТР-3 категориясендәге автомашиналарда узышучылар арасында призлы урынны Уфа районы Нурлы авылыннан килгән Сергей Дьячук яулады. ТР-2 категориясендәге автотуристлар арасында  Радик Шакирҗанов һәм Руслан Хайфуллин экипажы пьедестал баскычына күтәрелде. Данис Лотфуллин һәм Вадим Әхмәтгәрәев ТР-1 категориясендәге автомашиналарда ярышучылар арасында җиңүчеләр буларак танылдылар.  ТР-0 категориясендә Уфа шәһәре Дим районыннан  килеп,  ярышларда беренче тапкыр катнашкан А. Мөхтәров, Р. Хәбиров җиңүгә иреште.

Фестивальнең “Иң яхшы штурман” титулын—Бөре шәһәреннән Александр Швецов,  “Иң яхшы пилот” титулын  Борайдан Радик Шакирҗинов яулады.