Үзеңнән арткан чималың булса, Балтачның „Общепит” җәмгыятенә мөрәҗәгать ит

15 Сентябрь, 2019 - 13:52

Районның „Общепит” кулланучылар җәмгыяте хәзерләүләр эшчәнлеге алып бара. Бу хакта „Балтач таңнары” гәзите битләрендә мәгълүматлар дөнья күреп тора.

Әлеге вакытта халыктан чикләнмәгән күләмдә төрле дару  үләннәре, каен себеркесе (миллеге), яшелчә (бәрәңге, кишер, суган, чөгендер һ.б.), җиләк-җимеш (балан, миләш), пыяла сыныклары, кәгазь калдыклары, йон, мөгезле эре терлек һәм сарык малы тиресен җыю оештырылган.

—Пыяла сыныкларын төрле төстәге шешәләр (пластмасс һәм тимер өлешләрсез) аерып кабул ителә. Бәяләр төсенә карап билгеләнә, — ди „Радуга” кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Гөлнара Рәҗәпова.

Район оешуның 88 еллыгы уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантана көнендә общепитлылар халыкка үз эшчәнлекләрен чагылдырган бай күргәзмә тәкъдим иттеләр.

Склад мөдире Гүзәл Каһарманова (рәсемдә) кызыксынган халыкның сорауларына җаваплар бирде.