Балтач районы урманчылары „яшел калкан” сагында уяу тора

15 Сентябрь, 2019 - 18:00

Балтач районы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Балтач районы җирелегенң 33 процентын урманнар били. Район территориясендә урманнарның гомум мәйданы 52508 гектар тәшкил итә.  Районда яшәүче һәр кеше исәбенә өч гектарга якын урман мәйданы туры килә дигән сүз бу. Урманнар Балтач, Балтач авыл, Ключи  участок урманчылыклары җирлекләрендә урнашкан.

Элек район җирлегендәге урманчылык тармагында җитмештән артык белгеч хезмәт салса, хәзер  дистәдлән артык кеше урманнарны яңарту,  тәрбияләү, халыкка агач матреиаллары бүлү,  агач сатуга килешүләр төзү, урман юлларын төзекләндерү, урман янгыннарын кисәтү, агачларны законсыз рәвештә кисеп алу очракларын булдырмау  кебек эшләр белән шөгыльләнә. Участок өлкән мастерлары  Илдус Вильлданов, Әнәлиф Хисамовлар  утыз елдан артык сайлаган һөнәрләренә тугрылык саклыйлар.

Урманчылык хезмәткәрләре Һөнәри бәйрәмгә  матур эш күрсәткечләре белән килә. Былтыр  район буенча   делянкалар бүленеп һәм урманнарны тәрбияләү өчен билгеләнгән  участоклардан   халыкка 14 мең кубометр агач материалы сатылган.  Быел яз айларында  урманчылыклар җирлекләрендә 15 гектардан артык мәйданда  урманнарны яңарту эшләре, ягъни агач утырту эшләре башкарылды.

Район җирлегендәге урманчылыкларда пландагы барлык эшләр  мастер Назар Нигамәтҗанов, Сергей Апляев, Ришат Имаметдинов, Радик Аллаяров, Иршат Низамов, урман үстерүче Закирҗан Сабирҗановлар,  тырышлыгы белән бара. Шулай ук җитештеү тармагында Радмир Хөснияров  ару-талу белми эшли. Ә урманнарда эш күп. Авыл хуҗалыгындагы кебек үк, урман хуҗалыгында да эшләрне вакытында башкарып калырга кирәк. Агач дымлы туфракка утыртылса гына  ул үсеп яшел калканны тулыландырачак.  Ә яшь агачларны утырту өчен туфракны көздән әзерләп кую хәерле. Ключи участок урманчылыгында бу эшләр Мөнир Зиннуров җитәкчелегендә бара.

Урманчылар төрле акцияләрдә дә актив катнаша.   Яз көннәрендә „Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә  урманчылар тырышлыгы белән ике гектарга якын мәйданда агачлар утыртылды.  „Яшел Башкортстан” акциясенең көзге өмәләре 5 октябрьдә башлана.  Бу юлы да урманчылар  агач утырту эшләреннән читтә калмаячак.

Безнең төбәк халкы элек- электән урманга табынып яшәгән. Урманы булган  халык ач булмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чынлап шулай. Чөнки урман да авыл хуҗалыгы файдалауныдгагы кебек үк, муллык тудыру чыганагы. Халык җиләк, гөмбә һәм башкаларны җыярга урманга бара.  Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук урманнарда ау белән шөгыльләнгән.  Урманнарыбыз арытабан да  байлык чыганагы булып калсын дисәк,  аларны сакларга, кадерләргә кирәк

Урманнарны җирнең үпкәсе, дип тә  атыйлар бит әле. Шифаханәләрне дә юкка гына   нарат агачлары  шаулап үскән урманнар тирәсендә булдырмыйлар. Урманнарның һаваны кислородка баету чыганагы икәнлелеге кешегә мәктәп яшеннән үк мәгълүм.

Урман хуҗалыгында  хезмәт салучылар  тармакның  абруен күтәрү  юнәлешендәге эшен арытабан да дәвам итәр.

(Фото авторның шәхси архивыннан).